Мөслим-информ

"Права"сыз калгач, машина йөртү таныклыгын тапшырмый йөрү файдалымы?

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, кайберәүләр машина йөртү таныклыгын ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче правасын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртергә чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый," - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы...

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, кайберәүләр машина йөртү таныклыгын ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче правасын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртергә чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый," - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Бүгенге көндә 12 райондашыбыз, суд карары чыгып, шактый вакыт үтүгә карамастан, машина йөртү таныклыгын һаман үзләрендә тота. Кабул ителгән яңа закон нигезендә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытның яртысы узгач (9 айдан соң), имтихан тапшырып була. Вакытында таныклыкларын ДАИ бүлекләренә тапшырмаганнарга бу мөмкинлек бирелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: