Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы Сабантуена тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә, кунаклар чакырылган

Яр Чаллыда сабантуе 8 июльдә зуачак. (Чаллы, 29 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сабантуена тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә, кунаклар чакырылган, дип яза җирле басма. Быел Чаллы Сабантуенда баш батырга бүләккә автомобиль бирмиләр икән, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Шәһәр хакимиятендә, Сабантуен оештыру комитетында батырга барыбер традициядән тайпылмый машина һәм тәкә...

Яр Чаллыда сабантуе 8 июльдә зуачак.


(Чаллы, 29 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сабантуена тәкәләр кайтты, Элвин Грей килә, кунаклар чакырылган, дип яза җирле басма.


Быел Чаллы Сабантуенда баш батырга бүләккә автомобиль бирмиләр икән, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Шәһәр хакимиятендә, Сабантуен оештыру комитетында батырга барыбер традициядән тайпылмый машина һәм тәкә бүләк итәргә кирәк, дигән фикердә торалар. Тиздән бу ачыкланачак. Сабантуй фондына автомобиль алырлык акча тупланган инде. Тәкә, дигәннән инде өч баш хайванны Түбән Кама районныннан "Тулпар" ат мәктәбенә кайтарып куйганнар.Аларның иң эресе 110 килограммнан артып китә. Тәкәләрнең берен физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез Сабантуенда бүләк итеп биреләчәк. Калган икесе 8 июль көнне үзәк мәйданда җиңгән батырлар өчен. Баш батырга һәм үсмерләр арасында барысын да җиңеп чыккан батыр егеткә.

"Шәһри Чаллы" тагы шуны ачыклады,"Күңел" радиосы дижейлары алып барган программадан соң, Элвин Грей кичке концертта 40 минут дәвамында җырлаячак. Аның гонорары да миллион сум түгел күпкә кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев