Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пособие кемгә тиеш?

Соңгы елларда бала тәрбияләүче гаиләләргә пособиеләр артты.

Пенсия фондына тапшы­рылган яңа төр түләүләр белән күпләр кызыксына. Алар хакында без РФ Пен­сия фондының Мөслим районында клиентлар­ны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева белән сөйләштек.

– Фәридә Урмановна, яңа төр түләүләр кемнәргә тиеш?

– Яңа төр түләүләрне 8 яшьтән 16 яшькә кадәр ба­лалары булган аз керемле гаиләләр һәм 12 атнага кадәр йөклелек белән хастаханәгә исәпкә баскан хатын-кыз­лар алырга хокуклы. Тиеш­ле пособиене алу өчен әлеге категориягә караучыларның Россия гражданнары булуы һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүләре шарт.

– Пособие нәрсәдән чы­гып билгеләнә?

– Пособие алу өчен төп күрсәткеч – гаиләнең ке­рем күләме. Пособие билгеләгәндә һәр гаилә әгъзасының кереме исәпкә алына. Гаилә членнарының хезмәт хакларын, пенсия, стипендия, банкка салынган акчага исәпләнгән процент­лар, премияләр һ.б.ны ку­шып, әлеге сумманы 12 айга бүләргә кирәк. Гаиләдәге һәр кешегә 9995 сумнан аз­рак сумма туры килә икән, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы бар: ке­рем дәрәҗәсен билгеләгәндә гаиләнең бар мөлкәте исәпкә алына, чөнки әлеге ярдәм аз керемле гаиләләргә каралган.

– Фәридә Урмановна, га­ризаларны кайда тапшы­рырга кирәк?

– Гаризаларны Пен­сия фондының теләсә кай­сы территориаль бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп яисә дәүләт хезмәтләренең бердәм пор­талы аша тапшырырга була. Түләүләр социаль казна­чылык принцибы буенча билгеләнәчәк. Гариза тапшы­рылганнан соң барлык эшне Пенсия фонды хезмәткәрләре башкара, ягъни кирәкле мәгълүматларны ведомство­ара хезмәттәшлек тәртибендә үзебез алабыз, дигән сүз.

– Түләүләр кайчан һәм кайда күчә?

– Уңай карар чыгарыл­ган очракта акча посо­бие билгеләнгән айдан соң килүче айның 25нче чис­лосына кадәр гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Гариза бирүченең счеты үзенеке һәм гамәлдә булыр­га тиеш. Түләүне кире кагу ту­рында карар чыккан очракта, гариза язучыга кире кагуның нигезле сәбәбен аңлатып, бер көн эчендә, хәбәр җибәрелә.

– Йөклелекнең иртә сро­кларында исәпкә баскан хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек бала үстерүче ял­гыз ата-аналарга түләү билгеләгәндә “нуль керем” кагыйдәсе кулланыла, диләр. Бу нәрсәне аңлата?

– Бу – айлык түләү билгеләү өчен керемнең теләсә кайсы төре – хезмәт хакы, пенсия, стипен­дия, бизнес алып бару яки үзмәшгульлек керемнәре, ав­торлык гонорарлары исәпкә алына, дигән сүз. Исәпкә алы­на торган айларда әлеге төр керемнәр кермәгән һәм “нуль керем” кагыйдәсен кулла­нырга сәбәп булмаган очрак­та гаиләгә пособие түләнми.

– “Нуль керемнең” уңай сәбәпләренә нәрсәләр керә?

– Аның сәбәпләре төрле: өч яшькә кадәрге баланы, инвалид­ны, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне карау; 23 яше тулмаган гражданнарның көндезге бүлектә укуы; өч ай­дан озаграк дәвалану; чакы­ру буенча армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соңгы өч ай; иректән мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соңгы өч ай; баланың әтисе яисә әнисе генә булу (икесенең берсе үлгән, хәбәрсез югалган яки документ­ларда язылмаган); эш урыны бул­мау, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң алты айдан артык вакыт узмау; күпбалалы гаиләнең әти-әнисе булу.

– Сәбәп чорлары тулаем исәпләнәме?

– Мисал өчен, гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Әни кешенең эш урыны бар, йөклелек вакы­ты – 14 атна, йөклелек буен­ча сигез атналык срок белән исәпкә баскан. Рәсми рәвештә эшләүче ире 2020 елның ма­енда эштән туктаган һәм, мәшгульлек үзәгендә дүрт ай исәптә торганнан соң, эшкә ур­нашкан. Бу очракта гаиләгә по­собие түләнәчәк, чөнки исәпкә алына торган хисап чорында ир-ат сигез ай эшләгән, дүрт ай мәшгульлек үзәгендә исәптә тор­ган. Ир эшләмәсә, мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаса, үзмәшгуль буларак теркәлмәсә, армиядә хезмәт итмәсә, сәламәт булса, бу очракта тискәре карар чыгарылачак.

– Фәридә Урмановна, пособиеләрнең күләме нинди?

– 8 яшьтән 16 яшькә кадәр бала үстерүче тулы булмаган гаиләләр – 4997,5 сум, иртә срок­та исәпкә баскан йөкле хатын- кызлар августтан башлап ай саен 5311 сум акча алачак. Йөкле хатыннар әлеге статусны 10-14, 18-22 һәм 30-32 атнага кадәр дәлилләп торырга тиеш. Гари­залар 1 июльдән кабул ителә, ә түләүләрне гаиләләр агымдагы елның август аеннан ала баш­лаячаклар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев