Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поручительләрсез кредит алырга мөмкинме?

Газета укучыбызның соравына “Россельхозбанк”ның Мөслимдәге офисы җитәкчесе Владислав Харитонов җавап бирә.

 Бюджет тармагында эшләүчеләргә поручительләрсез кредит алырга мөмкин икән, дип ишеттем. Бу дөресме? 
Мөдәррис Галиев. 

Газета укучыбызның соравына “Россельхозбанк”ның Мөслимдәге офисы җитәкчесе Владислав Харитонов җавап бирә: 
– “Россельхозбанк” кулланучылар кредиты буенча поручительсез кредит бирә башлады. Түләү вакыты – 1 елдан 7 елга кадәр. Кредитны 300 мең сумнан күбрәк алганда, безнең банктан хезмәт хакы алучылар, ышанычлы клиентларыбыз, бюджет тармагы хезмәткәрләре, илебезнең эре предприятиеләре хезмәткәрләре өчен кредитны 7 елга кадәр еллык 10,7 процент ставкасы белән рәсмиләштерергә була. (Тормышны, сәламәтлекне, эш югалту буенча иминиятне рәсмиләштерү шарты белән). 300 мең сумнан кимрәк алганда – 11,7 процент. 
Башка категория клиентлар өчен ставка еллык 12,7 процент тәшкил итә. Күчемсез милеккә яисә транспортка ия булу турындагы документ белән – 11,7 процент. 
Әлеге акция 2018 нче елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X