Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре ялган белешмәләр сатучыларны тоткарладылар

Ике факт буенча тикшерү үткәрелә.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре Казан шәһәре буенча йөрүгә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктаттылар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәре буйлап эшкә урнашу турында белешмәләр әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган.

Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер билгесез кешеләрнең  бәясе 1000 сумнан 2000 сумга кадәр белешмә сатуын ачыклаган.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, бу билгесез кешеләрдән ялган белешмәләр алынды. Акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре белән  тоткарланды.

Ике факт буенча тикшерү үткәрелә. Кулга алынган бер кешегә карата җинаять  эше  кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев