Мөслим-информ

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт бирүче юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланган

Коррупция - вазыйфадагы затның власть тарафыннан бирелгән вәкаләтләрен һәм хокукларын законга һәм моральгә каршы килүче шәхси файда алу максатында куллану.

2014 елның февралендә район эчке эшләр бүлегенә гражданка К. мөрәҗәгать итә. 2014 нче елның 6 февралендә район хакимиятенең коридорында вазыйфадагы зат Г., аңа таксистларының һөнәри яктан компетентлы булмаулары, шоферларны укытырга кирәклеге, укуның 9500 сум торуы хакында сөйли, ул шулай ук шоферларның фактта укымауларын, ә сертификатны барыбер алачакларын әйтә. Баш тарткан очракта административ беркетмә төзү белән яный. Оператив тикшерү барышында, гражданин Г. ның гамәлләрендә вазыйфаи вәкаләтләреннән законсыз файдалану һәм көчләп акча алырга омтылу билгеләре ачыкланып, ул тоткарлана.

2014 нче елның 7 августында 20.00 сәгать тирәсендә Мөслим - Актаныш юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Фольксваген Тигуан" автомобилен туктата. Машина шоферы, качу ягын карый, чөнки, ачыкланганча, ул исерек була. Гражданин М. ны район эчке эшләр бүлегенә алып китеп, беркетмә төзиләр. Ул, беркетмә төземәүне сорап, ЮХИДИ хезмәткәренә 100 000 сум ришвәт тәкъдим итә. Видеорегистратор һәм хезмәт видеокамерасы акчаларның полиция хезмәткәренә бирелүен терки. Шуннан соң әлеге граждан тоткарлана. Әлеге факт буенча РФ ҖКның 30 маддәсе 3 бүлеге, 291 маддәсе 3 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла.

2014 нче елның 5 сентябрендә 15 сәгать 45 минутта Әлмәт - Мөслим юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре гражданин Х. идарә иткән "Рено сандеро" автомобилен туктата. Исерек хәлдәге әлеге шофер, административ беркетмә төзетмәс өчен, полиция хезмәткәренә 10 000 сум күләмендә ришвәт бирә. Әлеге гражданин шулай ук тоткарлана, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең мәгълүмат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: