Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Полицейский Дядя Степа" конкурсында катнаш

Полиция хезмәткәрләренең авторитетын күтәрү, халыкның ышанычын яулау һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу максаты белән Россия Эчке Эшләр Министрлыгы "Полицейский Дядя Степа" дип исемләнгән Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы игълан итә.

Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм балалар коллективлары катнаша ала. Моның өчен полиция хезмәткәрләренең эшчәнлегенә багышланган рус телендәге шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә һәм AVI форматында яздырып алырга кирәк. Шулай ук үзегез иҗат иткән шигырьләрне сөйләргә мөмкин. Сәнгатьле сөйләм 3 минуттан да артмаска тиеш. Видеоязмаларны 2015елның 12 маена кадәр, Казан шәһәре, Дзержинская урамы, 25/7 йорт адресы буенча юлларга кирәк. Тел.: 2-913-414. Конкурска йомгак 30 майда ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев