Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Полицейский дядя Степа" бәйгесе җиңүчеләре бүләк отты

Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан балаларның кул эшләренә "Полицейский дядя Степа" исемле бәйге үтте. Әлеге бәйге быел Россия полициясенең 300 еллыгына багышлап үткәрелде. Җирле, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә узган конкурска 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларның агачтан, катыргыдан, пластик материаллардан ясалган кул эшләре кабул ителде.

Район эчке эшләр бүлегендә бәйгенең җирле этабы үтте. Бүлек җитәкчесе Наил Бәдретдинов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, барлык эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде. "Полиция янда беренче булса, барысы да яхшы була" лепбук номинациясендә беренче урынга лицей командасы лаек булды (җитәкчеләре - Светлана Иванова). Икенче урында - Баланлы мәктәбе командасы (җитәкчеләре - Ленара Әюпова). Өченче урын Баланлы мәктәбе һәм Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе командаларына бирелде (җитәкчеләре - Ленара Әюпова, Илсия Шәйгәрданова, Гөлия Садертдинова). Җиңүчеләргә район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Тойгелде, Баланлы мәктәпләре, Түбән Табын интернат-мәктәбе, лицей һәм гимназия командалары төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Җирле этапта беренче урынны алган лицей командасының эше республика турының "Иң яхшы эшләр" өчлегенә кертелде. Әлеге эшләр Россия Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев