Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Политолог Руслан Айсин: "Татарлар " төшенчәсе сыйфат, элита билгесе булган

Бу хакта «Татарлар» тапшыруында политолог Руслан Айсин белдерде.

"Кавказ төркиләре дә үзләрен татар дип атадылар, бу безне берләштерде.  Ул вакытта үз-үзеңне билгеләү татарлар ягына иде. Аларның мәдәни һәм цивилизацион йогынтысы шулкадәр көчле булды ки, башка халыклар да үзләрен татарлар дип атадылар», — дип сөйләде Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков билгеләп үткәнчә, кытайлар монголларны татарлар дип атаган. «Мондый күренеш татарлар уйнаган роль аркасында барлыкка килде. Мәсәлән, казакларны һәм үзбәкләрне татар дип атамыйлар бит. Кыпчаклар күбрәк кергән халыкны, татарлар дип йөрткәннәр.

Дамир Исхаков сүзләренә караганда, Монголиядә тарих буенча хезмәтләрдә татарларны монгол кабиләләре дип атаучы авторлар да очрый.

Аның сүзләренә караганда, Алтын Урда формалашканда Монгол элитасының аз санлы булуын, ә төп халык кипчак татарларыннан торуын аңларга кирәк.

Галим билгеләп үткәнчә, карачай-балкар теленең татар теленә якын булуы аның тарихы башында шулай ук кипчак теле ятуы белән аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев