Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поликлиника бинасына капиталь ремонт үткәрү һәм җиһаз-җайланмалар сатып алу өчен республика казнасыннан 64 млн сум акча бүлеп бирелде

Район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә Мөслим үзәк хастаханәсе, Иске Карамалы табиб амбулаториясе, 53 фельдшер-акушерлык пункты эшли, аларда 41 табиб, 179 шәфкать туташы, 45 санитарка, 42 техник персонал авыруларга хезмәт күрсәтә.

2012-2015 елларда файдалануга тапшырылган модульле 6 фельдшер-акушерлык пунктын төзү өчен 2,5 млн сум финанс тотылды. Соңгы өч елда 3 фельдшер акушерлык пункты күпфукцияле үзәкләргә күчерелде, 19 пунктка ремонт үткәрелде.

Узган ел үзәк хастаханәсе стационарына 50 млн сумлык реконструкция эшләре башкарылды. Иганәчәлеләр ярдәме белән 35 млн сумлык медицина җиһазлары сатып алынды.Быел исә поликлиника бинасына капиталь ремонт үткәрү һәм җиһаз-җайланмалар сатып алу өчен республика казнасыннан 64 млн сум акча бүлеп бирелде.

Соңгы биш елда хастаханәгә кайткан 17 табибның 9 ы югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр. Аларның 15 е 1 млн сум гранка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X