Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подписка өчен айпад!

2016 нчы елның 12 февралендә 10.00 сәгатьтә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Подписка өчен айпад!" акциясенең бүләкләрен уйнату була. Җәмгыять тарафыннан заявкалар 2015 нче елның 1 ноябреннән 2016 нчы елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителде. Акция таләпләре нигезендә барлыгы 213 заявка алынды. Соңга калган хатлар кабул ителмәде. Бүләкләр уйнатуда катнашучылар исемлеге һәм...

2016 нчы елның 12 февралендә 10.00 сәгатьтә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Подписка өчен айпад!" акциясенең бүләкләрен уйнату була. Җәмгыять тарафыннан заявкалар 2015 нче елның 1 ноябреннән 2016 нчы елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителде. Акция таләпләре нигезендә барлыгы 213 заявка алынды. Соңга калган хатлар кабул ителмәде. Бүләкләр уйнатуда катнашучылар исемлеге һәм аларның тәртип саннары (язылучылар шул сан буенча бүләк уйнатуда катнаша) "Татмедиа" сайтында (http://tatmedia.ru/newssee/22374) күрсәтелгән. Акциядә, Татарстаннан кала, Башкортостаннан, Чувашиядән, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашалар. Конкурста катнашуга заявкалар республиканың 38 районыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килде.

12 февраль көнне бүләкләр уйнатуны тулысынча видеога яздырып, "Татмедиа" сайтына кую планлаштырыла. Нәтиҗәләр республика массакүләм матбугат чаралары аша яктыртылачак.

Исегезгә төшерәбез: 15 комплект Кукмара савыт-сабасы, цифрлы өч фотоаппарат, төп приз - Ipad уйнатыла. Моннан тыш, Татарстанның һәр районында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларына иң күп язылган бер абонент ачыкланды. Аларга бүләкләр җыелмасы биреләчәк. Барлык бүләкләр дә район газетасы редакцияләрендә тапшырылачак.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев