Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подписка - 2017: карамалылылар электрон подписканы үз итә

Иске Карамалы почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сәлахов хәбәр итә:

- Башка еллар белән чагыштырганда быел газета-журналларга язылу авыр бара. Мин почта бүлекчәсендә җиде ел эшлим, өч почтальоныбыз бар. Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Түреш, Күбәк һәм Карл Либкнехт авыллары халкына хезмәт күрсәтәбез (Карл Либкнехт авылында бүгенге көндә өч гаилә яши). Халык район газетасына, "Ватаным Татарстан" газетасының күп битле җомга санына языла. Шулай ук "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарын да алдырлар. "Безнең гәҗит", "Сираҗи сүзе"н, "Татарстан яшьләре"н укучылар бар. "Укытучылар ничек языла?" дигән соравыгызга "Әз язылалар иде, быел да авыррак язылалар" дип җаваплыйм, без электрон вариантта язылабыз, диләр.

Күбәктән Гөлия Вәлиева, Түрештән Фәнисә Мозаффарова күп төрле мәгълүмат чаралары алдырталар, алар инде пенсия яшендә. Иске Карамалыдан Ирхәт Сәяхов та газеталарга күпләп языла.

Ай тәмамланганчы тагын язылучылар, "Авыл утлары"н да алдырырга теләүчеләр булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев