Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подписка - 2016 Рүзиләгә бәхет елмайды

2016 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең өч һәм аннан күбрәк басмасына язылучы әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор" акциясе үтте. Бу юлы бәйгедә республиканың 38 районыннан 161 әбүнәче катнашты. Алар арасында безнең районнан Яңа Сәет авылында яшәүче Рузилә Хафизовага бәхет елмайды. Ул савыт-саба җыелмасына лаек булды. Рузилә...

2016 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең өч һәм аннан күбрәк басмасына язылучы әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор" акциясе үтте. Бу юлы бәйгедә республиканың 38 районыннан 161 әбүнәче катнашты. Алар арасында безнең районнан Яңа Сәет авылында яшәүче Рузилә Хафизовага бәхет елмайды. Ул савыт-саба җыелмасына лаек булды.

Рузилә Исәнсеф-Чишмә башлангыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Яртыеллык саен күпләп газета-журналларга языла. Бу яртыеллыкта ул гомуми суммасы 2 мең сумнан артыклык газета һәм журнал алдыра. "Вакытлы матбугатка ташламалы подписка чорында язылып калырга тырышам. Беренче чиратта "Авыл утлары" газетасына язылам. Приз өчен дип тә түгел. Квитанцияләрне кызык өчен генә җибәргән идем, бүләк отармын, дип уйламадым да. Рәхмәт Казаннан ук шундый бүләк җибәргәннәре өчен. Киләчәктә дә әлеге акциядә катнашырга уйлап торам, башкаларны да чакырам", - ди Рузилә ханым.

Мөгаллимә, гомумән, мавыгучан кеше булып чыкты. "Салават күпере" журналының 25 еллык юбилее уңаеннан игълан ителгән конкурска, укучылары белән бергәләп, кулдан журнал чыгарып җибәргәннәр. 25 җиңүче арасына эләгеп, планшет белән бүләкләнә алар. Улы Рәниф белән "Мәкаль" конкурсында катнашып, җиңү яулыйлар, бик күп кызыклы китапларга һәм Кыш бабай күчтәнәченә лаек булалар.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X