Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән. Өч машинаның да номерлары - Чувашстан Республикасыныкы.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш Республикасыныкы.

Урынга килгән 126нчы янгын-коткару хезмәте янгын сүндерүчеләре зыян күрүчене машинадан чыгара һәм автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

Нәтиҗәдә, өч машинаның да шоферлары төрле тән җәрәхәтләре ала.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең барысына да операция ясала. Бер бала - республика балалар хастаханәсендә реанимациядә, тагын өч бала һәм бер өлкән яшьтәге кеше Йошкар-Ола шәһәр сырхауханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X