Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрау үтте - җәй бетте, диләр... (ПИТРАУ БӘЙРӘМЕННӘН ВИДЕО)

Календарь буенча Питрау бәйрәме - җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. Бүген 12 июль - керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Ә быел исә киресенчә, дип яза "Интертат.ру" сайты.


-Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш. Бүген һава температурасы урыны-урыны белән 27 градуска җитте. Бу исә - җәйнең башлануы гына дигән сүз, - ди керәшеннәрнең танылган вәкиле, җырчы Вадим Захаров.


Питраудан соң, гадәттә, кошлар сайраудан, үләннәр үсүдән туктый. Дару үләннәрен, мунча себеркесен 12 июльгә кадәр җыеп калырга кушалар. Ә быелгы Питрауга керәшеннәр зур өмет баглый.


-Әби-бабайлар сүзләренә карасаң, тарихта мондый еллар булган. Җәй башы аяз көннәре белән сөендермичә, яңгыры белән "бүләкләсә", керәшеннәр Питрауны көткән. Гадәттә, шуннан соң көннәр ачылып, аязып киткән, чын җәй җиткән, - ди Вадим.


Җырчы сүзләренчә, Питрау көнне туган ир-балаларга Петр, Павел исеме кушалар. Шуңа күрә 12 июль - керәшеннәрдә барлык Петр, Павелларның туган көннәре. Бүген Питрау уразасы беткән көн, бу көнне кыз урлап өйләнешкәннәр.


Вадим быел "Питрау җитте - җәй үтте" гыйбарәсенең "искерүен" таный. Аңа матур көннәр чыннан да кирәк.


-Быел әле беренче кат печәнне дә җыеп ала алмадык, яңгыр койды да койды гына бит. Мин үзем дә Питраудан соң җәй килүен шатланып, түземсезләнеп көтәм, - ди ул.


Мөслимдә исә Питрау бәйрәмен узган атнаның ял көннәрендә билгеләп уздылар. ӘЛЕГЕ КҮРКӘМ ЧАРАДАН ВИДЕОРЕПОРТАЖ ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Питрау үтте - җәй бетте, диләр... (ПИТРАУ БӘЙРӘМЕННӘН ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев