Мөслим-информ

«Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә үткәреләчәк

Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары, дип яза "Татар информ".

Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә була. Бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелүе дип хәбәр итә Мамадыш муниципаль районының рәсми сайты.

Ел саен бәйрәмгә катнашучылар арта - анда 60 меңнән артык кеше җыела.

Бәйрәм кичке 17.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле җырлап каршы ала.

Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: