Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пиротехник эшләнмәләр, фейерверкларны аттыру өчен махсус мәйданчыклар билгеләү бурычы җиткерелде

Яңа ел бәйрәме петардаларсыз гына булмыйдыр инде ул. Барлык җирлекләргә дә бәйрәм алдыннан пиротехник эшләнмәләр, фейерверкларны аттыру өчен махсус мәйданчыклар билгеләү бурычы җиткерелде. Мөслимдә моның өчен ипподром янындагы мәйданчыклар тәгаенләнде. Ләкин шунысы мөһим: фейерверкларны кешеләр яши торган йорт, төзелешләр янында куллану катгый тыела! Инструкциядә күрсәтелгән барлык кагыйдәләрне үтәү зарур. "Әти-әниләр дә уяу булсыннар иде! Балалар үз белдекләре белән теләсә-кая петарда шартлатып йөри. Яңа ел бәйрәмнәре чорында күңелсезлек очраклары арта. Балаларыгызның сәламәтлеге - сезнең кулда!", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев