Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым җирлек өчен эшли

"Башкарылган эшләр күз алдында", диләр мөслимлеләр.

Бүген, Мөслимнең кайсы ягыннан килеп керсәң дә, чисталык, яшеллек, якты һәм төзек урамнар каршы ала. Шушы чисталыкта, матурлыкта без яшибез, безнең ул-кызларыбыз, оныкларыбыз үсә. Үзара салым программасында актив катнашып, үз кулларыбыз белән туган җиребезне төзибез, балаларыбызга матур киләчәк калдырабыз, дигән сүз. Мөслим авылында яшәүче Лүзия Абеева да шушы фикердә.

– Әлбәттә, беренче елларны,үзара салымны җыя башлаганда халыкта сораулар күп булгандыр. Тик хәзер үзара салымның җирлегебез өчен ничекмөһим булуын һәркем аңлыйдыр, дип уйлыйм. Мөслимебез искиткеч матур җирлеккә әйләнде. Бүген Мөслим урамнарында руль артындагылар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бөтен уңайлыклар да бар. Күпфатирлы йортлар ишегалларын карагыз:һәрберсендә машина кую урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары бар. Урамнарыбыз яп-якты, чиста, зәвык белән бизәлгән. Район җитәкчелегенә, шушы матурлыкны, чисталыкны тудыручы хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләребез барып ирешсен, – ди Лүзия ханым.

– Татарстан күләмендә эшләүче үзара салым программасы җирлекләр өчен бик файдалы булды, – ди Катмыш авылыннан Фәнис Корбангалиев. – Белүемчә, республикада иң беренчеләрдән булып әлеге программага Мөслим керде һәм үзара салымның җирлекләрдә ничек эшләвен үз үрнәгендә күрсәткән районнарның берсе булып тора. Катмыш авылы ничә еллар сусызлыктан интекте. Үзара салым программасы ярдәме беләнбу проблема хәл ителде. Ел саен иң беренчеләрдән булып үзара салым акчасын түләп куябыз. Бу программа дәвамлы булсын иде, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим татарстан референдум самообложение 2019