Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияне өйгә дә китертергә була

Һәр гражданин пенсия алу ысулын үзе сайлый, шул нисбәттән өйдә алу юлын да. Пенсияне өйгә китертү өчен тору урыны буенча пенсия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- почта бүлекчәсе аша пенсия суммасын күрсәтеп язылган гариза;

- пенсионерның шәхесен исбатлаучы таныклык;

- вәкилнең хокукын билгеләүче документ.

Ышаныч язуы белән пенсия алу тәртибе

Пенсионер теләге буенча аның өчен пенсияне ышаныч язуы нигезендә вәкил алырга хокуклы. Пенсия алу өчен ышаныч кәгазен пенсионер ирекле рәвештә яза ала. Ышаныч кәгазендә күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар:

- документның исеме;

- урыны һәм башкарылу вакыты;

- пенсионерның һәм ышанычлы затның фамилия, исем һәм әтисенең исеме, теркәлү урыны, паспорт мәгълүматлары;

- пенсионер урынына пенсия алу хокукы;

- . ышаныч кәгазенең вакыты. Ышаныч кәгазенең вакыты чикләнмәгән, әгәр ул күрсәтелмәсә, ышаныч кәгазе бер ел эчендә гамәлдә.

Пенсия алырга рөхсәт бирүче ышаныч кәгазе нотариуста, нотариус булмаган җирлектә авыл җирлеге үзидарә башлыгы тарафыннан расланырга тиеш. Ышаныч кәгазе пенсионер паспортын күрсәтеп үзе мөрәҗәгать иткәндә раслана. Пенсия алу өчен ышаныч кәгазе бер елдан озак вакытка бирелгәндә, пенсионер ел саен яшәү урыны буенча пенсия бүлекчәсенә барып расларга тиеш.

Район пенсия бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев