Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияләрне өстәмә финанслау дәүләт программасы эшли

Пенсияләрне өстәмә финанслау дәүләт программасында катнашу шартларында Федераль закончалыкта үзгәрешләр булу сәбәпле, пенсия фонды искә төшерә: программа, 2014 елның 31 декабренә кадәр кереп, 2015 елның 31 январенә кадәр 2 меңнән 12 меңгә кадәр беренче түләүне тапшырган гражданнар өчен эшли.

Үзгәрешләр бер тапкыр бирелә торган пенсия тупланмаларын билгеләү буенча мөрәҗәгать итү һәм аны тормышка ашыру вакытына кагыла. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 январеннән минималь вакыт (5 ел ) билгеләнә, шушы вакыт эчендә гражданин кабаттан бер тапкыр бирелә торган пенсия тупланмаларын алыр өчен мөрәҗәгать итә ала. Бу ара, иминиятләштергән кешенең бер тапкыр бирелә торган түләүне алыр өчен мөрәҗәгать иткән вакыттан исәпләнә.

5 ел вакыт эчендә, пенсия алучы гражданнар, 2 меңнән 12 меңгә кадәр түләүләрне ел саен түләп, 5 елдан соң дәүләт тарафыннан икеләтә арттырылган гомуми сумманы алала.

Пенсияләрне өстәмә финанслау дәүләт программасы турында тулырак мәгълүматларны www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru сайты, Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге телефоны: (843)279-27-27 Россия Пенсия фондының кайнар линиясе телефоны: 8-800-510-5555, аша белерггә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X