Мөслим-информ

Пенсияләрне финанслау программасында катнашучылар игътибарына!

Гаризаларны 2014 нче елның 31 декабренә кадәр биреп, беренче ирекле түләүне 2015 нче елның 31 гыйнварына кадәр түләгән пенсияләрне дәүләт тарафыннан өстәмә финанслау программасында катнашучылар дәүләтнең өстәмә финанславына өмет итә ала, әмма алар пенсиянең туплау өлешенә һәр елны 2000 сумнан да ким булмаган сумманы күчереп барырга тиеш. Бу очракта дәүләт...

Бу программа вакыты буенча чикләнгән: дәүләт өстәмә финанслауны беренче взнос түләнгән елдан алып, 10 ел дәвамында башкара. 2016 ел нәтиҗәләре буенча 2017 елда дәүләт өстәмәсен алу өчен 2000 сумнан алып, 12000 сумга кадәр күләмдәге өстәмә иминият взносын быелның 31 декабренә кадәр түләргә кирәк. Әмма өстәмә финанслау акчасын алу гарантияләнгән булсын өчен, Россия Пенсия фонды түләүне 2016 нчы елның 26 декабренә кадәр түләргә тәкъдим итә.

Тупланма пенсиягә 2000 сумнан кимрәк күләмдә акча күчергән очракта, дәүләт өстәмә пенсия бирмәячәк. Максималь түләү бер елга 12000 сум тәшкил итә. Тупланма пенсиягә ирекле түләүне түбәндәге ысуллар белән башкарырга мөмкин:

1. Пластик кредит картасы ярдәмендә www.uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында. Түләгән өчен комиссия алынмый, кредит оешмаларына мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

2. http://www.pfrt.ru сайтында ("Услуги ПФР" бүлеге, "Формирование платежных документов" бүлекчәсе) тутырылган реквизитлар белән квитанция формалаштырып, кредит оешмасы аша мөстәкыйль рәвештә Пенсия фондына акча күчерү юлы белән. Үзең белән пенсия иминияте таныклыгы, шәхесне раслаучы документ булу шарт.

3. Эш бирүче аша. Взносны хезмәт хакыннан алу һәм Пенсия фондына күчерү юлы белән.

Пенсия фондының район бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: