Мөслим-информ

Июльдә пенсияләр дистанцион рәвештә билгеләнәчәк

Россия Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләвен дәвам итәчәк.

Россиялеләрнең күпчелеге, Пенсия фонды порталы (es.pfrf.ru) һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырып, пенсияне электрон рәвештә рәсмиләштерә. Әгәр кешенең мондый гариза тапшыру мөмкинлеге юк икән, Россия Пенсия фонды органнары аның белән телефон аша элемтәгә керә һәм пенсия рәсмиләштерүгә ризалык ала.

Пенсионерның түләүләрне икенче кешегә ышаныч язуы буенча рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.

Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатылган, шунлыктан пенсионерларга пенсия алуны дәвам итү өчен Россия Пенсия фондына гариза тапшырырга кирәкми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: