Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә чыкканда нинди документлар тапшыру мәҗбүри?

Хезмәт кенәгәсендә язулар тиешенчә булмаса яисә хезмәт кенәгәсендә эш турында мәгълүмат булмаса, пенсиягә чыкканда эш елларын раслаучы документлар тапшыру мәҗбүри. "Бу документларны оешма-предприятиеләрдән, алар бетерелгән очракта - архивлардан кем сорарга тиеш соң" дигән сорау туа.

Гамәлдәге федераль законнар нигезендә эш чорын, башка эшчәнлекне һәм иминият стажына кертелүче башка чорларны раслаучы документларны тапшыру гариза бирүченең үзенә йөкләнгән. Шулай ук запрос формалаштыру буенча (призыв буенча армиядә хезмт итү турындагы белешмәдән башка) пенсия бүлегендә тәкъдим ителгән ярдәмнән файдаланырга мөмкин. Бу нигез шулай ук 2002 нче елның 1 гыйнварена кадәр 5 ел өчен хезмәт хакы турында белешмә тапшыру өлешендә дә гамәлдә.

Гражданнарның пенсия хокукларын тулы күләмдә исәпләү максатында пенсия бүлекләрендә пенсия билгелә өчен документлар әзерләү алдан алып барыла. Шул ук вакытта оешма-предприятие җитәкчеләре эшләүче гражданнарның документ үрнәкләрен аларга лаеклы ялга чыгарга бер ел кала пенсия бүлекләренә җибәрергә тиеш.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев