Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башлана

Пенсия бүлегендә гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башлана (картлык буенча иминият пенсиясенә алдан китүчеләр өчен - 24 ай алдан).

Булачак пенсионер эшләсә, аның документлары буенча консультацияне ышаныч кәгазе белән оешманың кадрлар хезмәте алырга хокуклы. Пенсия билгеләнергә тиешле эшләмәүче гражданнарга, чакыру алгач, пенсия бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килергә кирәк. Үзең белән паспорт, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы, хезмәт эшчәнлеге турында документлар булу шарт

Гомуми нигездә картлык буенча пенсия билгеләү турындагы документларны алдан карау өчен безнең бүлеккә пенсия яше җитәргә кимендә 12 ай кала мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итәләр район пенсия бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев