Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Пенсия яшен арттыру турында карар әле кабул ителмәгән

"Янәшәдәге илләрдә пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителгән, моны без генә эшләмәдек", - диде Путин.


(«Татар-информ», Егор Никитин). Пенсия яшен арттыру мәсьәләсендә карар әле кабул ителмәгән. Бу сорауны ачык режимда, җәмәгатьчелек катнашында хәл итәргә кирәк. Бу хакта РФ Президенты В. Путин Мәскәүдәге матбугат конференциясендә белдерде.

Пенсия яшен арттыру турындагы сорауны аңа "Челнинские известия" газетасы журналисты бирде.

"Сез, әлбәттә, бик четерекле һәм мөһим мәсьәләне күтәрдегез. Мин хәзер сезгә төгәл карар турында әйтә алмыйм, чөнки карар әле кабул ителмәгән", - дип җавап бирде Путин.

Пенсия яшен арттыру тарафдарлары искергән стандартларга таянып эш итә, хәзерге вакытта илдә шул стандартлар гамәлдә, диде ул.

"Хәзерге вакытта безнең янәшәдәге барлык илләрдә, шул исәптән Белоруссия һәм Казахстанда да пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителгән. Моны без генә эшләмәдек", - дип әйтте Путин.

Бер яктан, моны эшләмәсәң, илдәге эш яшендәге кешеләр саны кимиячәк, ә пенсионерлар саны артачак, - дигән фикер әйтте Президент. Һәм бу пенсияне индексацияләргә мөмкинлек бирмәячәк. Икенче яктан, пенсия яшен арттыру ил икътисадына йогынты ясарга мөмкин - эшсезләр саны артачак, дип тә өстәде Путин.

"Ахыргы карарга килер өчен, һәр позиция буенча барысын да санап чыгарга, нәтиҗәсен аңларга кирәк", - диде Путин.

Ул хәзерге пенсионерларга бу карар кагылмаячак дип белдерде. Процесс шокта калдырырга тиеш түгел. Карар этаплап кабул ителәчәк. Бу эш ачык барырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгарды Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев