Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия тупланмасын варисларга түләү турында

2018 нче елның 1 августына клиентлар белән эшләү хезмәтенә пенсия тупланмалары булган үлгән иминиятләнгән затларның варисларыннан 28 гариза керде.

2018 нче елның 1 августына клиентлар белән эшләү хезмәтенә пенсия тупланмалары булган үлгән иминиятләнгән затларның варисларыннан 28 гариза керде. Пенсияләренең тупланма өлешен Россия Фенсия фондында формалаштырган үлгән иминиятләнгән хатларның варисларына пенсия тупланмалары средстволарын түләү ПФРның территориаль органнары тарафыннан башлана. Варисларга шәхси лицевой счетның махсус бүлегендә исәпкә алынган пенсия тупланмалары түләнә.

Үзе исән чагында кеше территориаль органга варисларын билгеләүче күрсәтмә бирмәгән очракта средстволар беренче чират варисларга, ягъни балаларына, ата-анасына, тормыш иптәшенә түләнә. Андыйлар булмаса яисә алар баш тартса, түләүгә икенче чират варислар (бертуганнары, әби-бабасы, оныклар) дәгъва кыла ала.

Россия Пенсия фондының яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондының территориаль органына бу хакта гаризаны (туганлыкны раслаучы документлар белән) иминиятләнгән зат үлгәннән соң алты ай эчендә тапшырырга кирәк. Бу вакыт үтсә, суд аша эш итәргә кирәк булачак.

Варисларга пенсия тупланмалары средстволары гражданин

– пенсия тупланмалары средстволары хисабына түләү билгеләгәнче яисә булачак пенсияне формалаштыруга юнәлтелгән өстәмә пенсия тупланмаларын исәпкә алып, аның күләмен кабат исәпләүгә кадәр вафат булса,  

– аңа сроклы пенсия түләве билгеләгәннән соң (бу очракта варислар булачак пенсияне формалаштыруга юнәлтелгән түләнеп бетмәгән пенсия тупланмаларының калдыгын алырга хокуклы) вафат булган очракта түләнергә мөмкин.

Гражданинга тупланма пенсияне (сроксыз-бессрочно) түләү билгеләнгән булса, ул вафат булгач. Варисларына пенсия тупланмалары средстволары түләнми.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев