Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия тупланмалары турында

Пенсияне өстәмә финанслау программасында катнашучылар пенсия тупланмаларын түләүгә гариза яза ала. Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте пенсияне өстәмә финанслау программасында катнашучылардан пенсия тупланмаларын түләүгә гаризалар кабул итә.

Гаризаны яшәү урыны буенча да, ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша да тапшырырга була. Пенсия тупланмаларын предпенсионерлар, пенсионерлар һәм агымдагы елда пенсиягә чыгучылар алырга хокуклы. Пенсия күләменә һәм формалаштырылган пенсия тупланмалары суммасына бәйле рәвештә түләүне бер тапкыр яисә 10 ел дәвамында пенсиягә ай саен өстәмә рәвешендә алырга була. Стажлы пенсионерлар шуны истә тотарга тиеш: 2015 елда һәм аннан соңрак тупланманы алучылар, шуннан соң да өстәмә финанслау буенча взнос түләүчеләр яңа түләүгә гаризаны биш елдан соң гына яза ала. Ягъни 2016 елда дәүләттән пенсия тупланмаларын алучылар аны тагын алу өчен бары тик 2021 елда гына мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә финанслау буенча беренче тапкыр взносларын 2010 елда түләүчеләрнең исләренә төшерәбез: 2019 ел – программада катнашуның соңгы елы. Дәүләт соңгы тапкыр взносны 2020 елда ике тапкырга арттырачак. Шул ук вакытта иминият түләүләрен ел саен ирекле рәвештә ПФРдагы шәхси счетка күчереп, пенсия тупланмалары средстволарын формалаштырырга була. Тупланмалар кайда формалаштырылган булуга карап, түләүләрне Россия Федерациясе Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды башкарачак.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев