Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия түләүләре. Кайсын сайлыйсыз?

Быел 1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнар пенсия хокукларын формалаштыру вариантын сайлый ала: иминият һәм тупланма пенсияләрне формалаштырыргамы яисә иминият пенсиясен генә формалаштырыргамы?

Ел буе тупланачак пенсия баллары сезнең нинди вариантны сайлауга турыдан-туры бәйле. Граждан иминият пенсиясен генә формалаштырса, ел буена ул алачак балларның иң югарысы - 10 балл. Иминият һәм тупланма пенсияләрне формалаштырганда бу сан 6,25 баллга тигез. Иминият пенсиясе дәүләт тарафыннан инфляция дәрәҗәсенә арттырыла. Тупланма пенсия средстволарын исә граждан тарафыннан сайлап алынган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды яисә идарәче компания инвестицияли.

2015 елда барлык гражданнарның да иминият пенсиясенә пенсия хокуклары исәпләнгән иминият түләүләренең 22 процентынан чыгып формалаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев