Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия өлеше кимемәсен өчен

Иминиятләүчене алыштырганда инвестиция керемен югалту яисә пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән югалту булмасын өчен яңа иминиятләүчегә күчү турындагы гаризаны 5 елга бер тапкырдан ешрак бирергә кирәкми.

Гражданнардан яңа иминиятләүчегә күчерү һәм шул сәбәпле инвестиция кеременнән мәхрүм калу турында мөрәҗәгатьләр күп керә. Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене алыштыру ул – пенсия тупланмаларын Россия Федерациясе Пенсия фондыннан – дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан – икенчесенә яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан РФЫ Пенсия фондына күчерү.

Иминиятләүчене алыштырганда инвестиция керемен югалту яисә пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән югалту булмасын өчен яңа иминиятләүчегә күчү турындагы гаризаны 5 елга бер тапкырдан ешрак бирергә кирәкми. Чөнки ешрак язган очракта пенсия тупланмалары суммасы кими.

Исегездә тотыгыз: средстволарны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү ул – бурыч түгел, ә хокук! Россия Пенсия фондындагы пенсия тупланмалары средстволары беркая да югалмый, ә идарәче компанияләр аша инвестицияләнә һәм иминиятләнгән затларга пенсия яше җиткәч түләнә.

Кредит оешмалары, иминият һәм кадрлар агентлыклары, мобиль элемтә салоннары хезмәткәрләре дәүләтнеке булмаган пенсия фонды агентлары булып торырга мөмкин. Шуңа күрә счет ачканда, кредит яисә иминият килешүе рәсмиләштергәндә, мобиль телефон сатып алганда яисә эш эзләгәндә кул куелачак һәр документны игътибар белән укып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия иминиятләштерү пенсиооный фонд

Реклама
Реклама
2
X