Мөслим-информ

Пенсия күләме шаһит күрсәтмәләре буенча билгеләнми

Закон нигезендә пенсия күләме шәхси учет мәгълүматлары буенча 2000-2001 еллар өчен яисә рәттән теләсә кайсы 60 ай өчен уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.

Шәхси учет системасында теркәлүгә кадәр - эш бирүчеләр яисә дәүләт (муниципаль) органнары тарафыннан бирелүче документлар нигезендә. Шәхси учет системасында теркәлү чорыннан соң - шундагы мәгълүматлар нигезендә. Хезмәт хакы суммалары бухгалтер документлары белән раслана. Документлар сакланмаган очракта, уртача хезмәт хакы шаһит күрсәтмәләре яисә, документларның сакланмавы сәбәбенә карамастан, башка документлар буенча билгеләнми.

Район пенсия бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: