Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия күләме арта

1 апрельдән Татарстанда яшәүчеләрнең социаль пенсияләре 10,3 %ка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте җиткерде.

Шулай итеп, Татарстанда 78 меңнән артык пенсионерның (шуларның 75,5 меңе - социаль пенсия алучы) пенсия күләме арта. Арту пенсия акчасына нинди үзгәрешләр кертә соң? Беренчел исәпләүләр буенча, социаль пенсиянең уртача күләме - 7679 сум, инвалид балаларга түләнүче социаль пенсия уртача 11 мең 442 сум булачак. Сугыш нәтиҗәсендә инвалидлыкка чыккан гражданнарның һәм ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсиясе 29 мең 781 сум һәм 30 мең 378 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X