Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фондының Мөслим бүлеге кисәтә

Татарстан Республикасында телефон аша гражданнарның персонификацияләнгән мәгълүматларын алу белән бәйле мошенниклык очраклары күзәтелә. - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге кисәтә: дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга, аларның индивидуаль шәхси счетының иминият номерын (СНИЛС), банк карталарының реквизитларын, я булмаса башка мәгълүматларын дөресләү яки белешү өчен, бервакытта да телефон аша шалтыратмый,...

Татарстан Республикасында телефон аша гражданнарның персонификацияләнгән мәгълүматларын алу белән бәйле мошенниклык очраклары күзәтелә.

- Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге кисәтә: дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга, аларның индивидуаль шәхси счетының иминият номерын (СНИЛС), банк карталарының реквизитларын, я булмаса башка мәгълүматларын дөресләү яки белешү өчен, бервакытта да телефон аша шалтыратмый, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шунысын да искәртәбез: Россия Пенсиф фонды хезмәткәрләре гражданнарның өенә бармый, фатирларга кереп йөрми, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын сайлау өчен гражданнарны мәҗбүриләү эшләре алып бармый. Гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фондының республика районнарындагы һәм шәһәрләрендәге "Клиентлар хезмәте" ндә һәм "Мобиль клиент хезмәте" махсус автомашиналарында оештырылган күчмә кабул итүләрдә башкарыла. Барлык белгечләрдә дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар гражданнар соравы буенча аны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия фондының район бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама