Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды: СНИЛС – әһәмиятле документ

СНИЛС дәүләт социаль хезмәтләр һәм ташламалар (бушлай дарулар, айлык акчалата түләүләр, ташламалы юлламалар) алуга хокукы булган гражданнарның федераль һәм төбәк регистрларын формалаштыру өчен кулланыла. Шулай ук баланы мәктәпкәчә учреждениеләргә һәм мәктәпкә билгеләндә таләп ителә.

Күп кенә федераль ведомстволар үзләренең хезмәтләрен электрон төрдә www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт порталы аша тәкъдим итә.

14 яшькә кадәр балага СНИЛС белән бергә страховкалау таныклыгын алу өчен ата-анасына яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәккә үз паспорты һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән килергә мөмкин. Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта, дәүләт хезмәте онлайн режимда күрсәтелә.

Шәхси счет һәр гражданга бер тапкыр һәм гомергә ачыла һәм аңа беркетелә. «Яшел карточка» югалган очракта, тиз рәвештә яңартыла. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә страховкалау таныклыгы дубликатын бирү турындагы гариза язарга кирәк.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев