Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясады

8 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә Россия Пенсия фонды Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе хезмәт коллективының җыелышы үтте. Анда, 2016 елга нәтиҗә ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелышта Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлекчәсенең бюджетны касса башкаруы бүлеге начальнигы Алсу Исмәгыйлева, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Мөслим районы башлыгы...

Идарә начальнигы урынбасары Нэля Бикеева башкарылган эш турында хисап тотты, начальник урынбасары - Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева җирлектә иминият түләүләре белән идарә итү турында сөйләде. Алсу Исмәгыйлева республика пенсия бүлекчәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре турында җиткерде, алга таба юнәлешләрне билгеләде. Камил Нәҗмиев идарә эшенә уңай бәя бирде. Җыелышта Мөслим районы пенсия бүлегенең пенсия билгеләү, кабат исәпләү һәм түләү төркеме җитәкчесе Гөлназ Рәхимовага Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлекчәсенең Мактау кәгазе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев