Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды торак биналарын тикшерә

РФ Пенсия фонды ана капиталына сатып алыначак торакның яшәргә яраклылыгы һәм күпфатирлы йортның авария хәлендәге яисә сүтелергә, реконструкцияләнергә тиешлеге турында мәгълүмат булу-булмау турында запрос җибәрергә хокуклы.

Пенсия фонды бүлекчәләренә ана капиталы средстволарына алынучы торак биналарның торышын тикшерү йөкләнде.

“Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы 37-ФЗ санлы РФ Федераль закон (18.03.2019) тарафыннан 2019нчы елның 29 мартыннан ана капиталын торак сатып алуга файдалану тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, РФ Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары җирле үзидарәләргә, дәүләт торак күзәтчелеге, муниципаль торак контроле органнарына ана капиталына сатып алыначак торакның яшәргә яраклылыгы һәм күпфатирлы йортның авария хәлендәге яисә сүтелергә, реконструкцияләнергә тиешлеге турында мәгълүмат булу-булмау турында запрос (шул исәптән ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын файдаланып) җибәрергә хокуклы. Димәк, ана капиталына авария хәлендәге, сүтеләчәк яисә реконструкцияләнәчәк, яшәргә яраксыз торак алып булмаячак. Мондый торакка сату-алу килешүе төзегән очракта пенсия бүлеге ана капиталы средстволарын бирүдән законлы нигездә баш тартачак.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X