Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итикме?

– Мин лаеклы ялда, инвалидлыгым бар. Миңа пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме? 

– Мин лаеклы ялда, инвалидлыгым бар. Миңа пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
М. Ганиев. 
Мөслим. 
Әлеге сорауга Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә: 
– Хәзерге вакытта инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) проактив режимда билгеләнә, ягъни аны рәсмиләштерү өчен гариза тапшырырга кирәк түгел. 
Хәзер түләү Инвалидларның федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә РФ Пенсия фондының территориаль бүлеге тарафыннан рәсмиләштерелә. ЕДВ кешене яисә инвалид баланы инвалид дип таныган көннән рәсмиләштерелә һәм инвалидлык турындагы мәгълүматларның реестрга кертелү вакытыннан 10 көн дәвамында билгеләнә. 
ЕДВ билгеләү турындагы белешмә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына, электрон почтасы адресына (булган очракта) кертелә яисә смс-хәбәр белән җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев