Мөслим-информ

Пенсия бүлеге мошенниклардан саклану чараларын искә төшерә

Районыбызда яшәүче пенсионерлар аларның телефоннарына, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип тапшырып, яңа түләүләр, шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар, компенсацияләр турында хәбәр итүләре хакында әйтәләр. Сөйләшү ахырында исә банк картасы номерын хәбәр итүне сорайлар, диләр. Мондый үтенеч һәркемне сагайтырга тиеш.

Шуңа күрә Россия Пенсия фонды кабат исегезгә төшерә: чит кешеләр сездән паспорт һәм банк карталары реквизитларын сораса, уяу, игътибарлы булыгыз.

Шунысын да искәртү кирәк: район пенсия бүлегегражданнарның өйләренә йөрмиләр, телефон аша сезнең шәхси мәгълүматларны һәм банк картасы реквизитларын сорамыйлар, өйдә дәүләт хезмәтләре күрсәтмиләр. Шикле хәлләр турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тәкъдим итәбез, ди район пенсия бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: