Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия алды ташламасы

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен яңа салым ташламалары бар. Алар 2019 ел өчен физик затларның милек салымын исәпләгәндә 2020 елда кулланылачак.

2018нче елның 30 октябрендә Россия Президенты “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче бүлеге 391 һәм 407 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 378-ФЗ санлы Федераль законны имзалады. Закон 2019 елдан планлаштырылган төрле категория гражданнар өчен пенсия яшен этаплап күтәрү (шул исәптән социаль пенсия билгеләнү яисә пенсиягә вакытыннан алда чыгу) белән бәйле рәвештә физик затларга өстәмә социаль гарантияләр тәэмин итү өчен эшләнгән.
Законда 2019нчы елның 1 гыйнварыннан “пенсия алды яше” категориясенә керүче пенсионерларга 2019нчы елның 1 гыйнварына кадәр бирелүче федераль ташламаларның саклануы каралган. Закон нигезендә 2019 елдан әлеге затлар 6 сутыйның кадастр бәясе күләмендә салым вычеты рәвешендә җир салымы буенча (РФ СК 391 маддә) һәм билгеле төрдәге бер объект буенча түләүдән азат итү рәвешендә физик затлар милкенә салым буенча (РФ СК 407 маддә) ташламага хокуклы.
2019 елның салым чорына ташламага хокуктан файдалану өчен пенсия алды яшендәге затларга 2019 ел дәвамында теләсә кайсы салым инспекциясенә салым ташламасы сорап, гариза тапшыру сорала. Гаризада пенсия бүлеге биргән документ-нигезләмәләрне күрсәтергә кирәк.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев