Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерларга аеруча уяу булу кирәк

Районыбызда яшәүче пенсионерлар аларның телефоннарына, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип тапшырып, яңа түләүләр, шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар, компенсацияләр турында хәбәр итүләре хакында әйтәләр. Сөйләшү ахырында исә банк картасы номерын хәбәр итүне сорайлар, диләр. Мондый үтенеч һәркемне сагайтырга тиеш. Шуңа күрә Россия Пенсия фонды кабат исегезгә төшерә: чит кешеләр сездән паспорт...

Районыбызда яшәүче пенсионерлар аларның телефоннарына, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип тапшырып, яңа түләүләр, шифаханәләргә, ял йортларына юлламалар, компенсацияләр турында хәбәр итүләре хакында әйтәләр. Сөйләшү ахырында исә банк картасы номерын хәбәр итүне сорайлар, диләр. Мондый үтенеч һәркемне сагайтырга тиеш.

Шуңа күрә Россия Пенсия фонды кабат исегезгә төшерә: чит кешеләр сездән паспорт һәм банк карталары реквизитларын сораса, уяу, игътибарлы булыгыз.

Шунысын да искәртү кирәк: район пенсия бүлегегражданнарның өйләренә йөрмиләр, телефон аша сезнең шәхси мәгълүматларны һәм банк картасы реквизитларын сорамыйлар, өйдә дәүләт хезмәтләре күрсәтмиләр. Шикле хәлләр турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тәкъдим итәбез.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X