Мөслим-информ

Пенсионерлар да университетта белем ала

Район пенсия фонды "Университет третьего возраста" проекты кысаларында пенсия яшендәге гражданнар өчен төрле укыту-өйрәтү курслары оештыра.

Бишенче ел рәттән эшләп килүче проект нигезендә өлкәннәр өчен өч юнәлештә шөгыльләнүләр уздырыла: компьютер белгечлегенә өйрәтү, "Сәламәтлек клубы" һәм "Хокук белемнәре мәктәбе" курслары. Соңгысы мөслимлеләр өчен әлегә яңалык. Бу курсларда төрле тармак белгечләре катнашында өлкәннәргә төрле лекцияләр укыла. Быел бу мәктәпне ике төркем узачак, дип хәбәр итәләр район пенсия фондыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: