Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионер тәрбиясендә бала булса...

Тәрбиясендә эшкә сәләтсез 18 яшькә кадәрге яисә белем алу учреждениеләрнең көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәр балалары булган пенсионерларның картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән югары түләү башкарыла. Моның өчен тәрбиясендә 18 яшькә кадәр баласы булган затка туганлык мөнәсәбәтләрен раслау да җитә. Бала 18 яшьтән өлкәнрәк булган очракта, туганлык мөнәсәбәтләреннән тыш, баланың укуын һәм тәрбиядә булуын расларга кирәк. Бала дәүләт яисә коммерцияле уку йортында, түләп яисә бушлай укырга мөмкин. Уку йортыннан алынган белешмәдә учреждениенең штампы, дата, теркәү саны; укучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе; белем бирү учрежденеиесенең исеме һәм статусы; көндезге бүлектә укуы; укуны башлау һәм төгәлләү вакыты; белешмш бирү нигезе (уку йортына алыну турындагы боерыкның саны һәм датасы); белем бирү учреждениесе яисә аның подразделениесе җитәкчесе имзасы (расшифровка белән) һәм мөһер.

2017 нче елның 1 апреленнән билгеләнгән түләү күләме 4 805, 11 сум (эшләмәүче пенсионерлар өчен) тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының Мөслим районы бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев