Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Печән базары”: Казан 20 гасырга кайтты

Казанның Иске Татар бистәсе (Шиһабетдин Мәрҗани урамы) чын мәгънәсендә кайнап тора. Олысы да, кечесе дә "Печән базары"нда йөри. Татар җанлы кешеләрне аеруча шатландыра бу фестиваль.


Белгәнебезчә, элек Печән базары Казан татарлары өчен мәдәни һәм иҗтимагый үзәк булган. Ул сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир дә булган.

Ярминкә барышында яшьләр көче белән татарларның милли үсеше чәчәк аткан чор - 20нче гасыр атмосферасы яңадан тергезелгән. Казан халкы 20 гасырның киемнәре, яшәү рәвеше белән танышып кына калмый, үзләрен шул чор кешесе итеп хис итәргә мөмкинлек таба.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: "Печән базары" фестивале 15 төрле мәйданчыкны үз эченә ала. Монда шигъри слэм, инсталляция, граффити, татар конструктивизмы, квест, "Кисекбаш", Гарри Поттер татарча, ярминкә, буккроссинг, әдәби фотозона, кул эшләре, әдәби сукмак, китап презентацияләре, "Сабыйлар" балалар мәйданчыгы, ирекле микрофон, мастер-класслар да уза.

Оештыручыларга ярдәм итәргә теләк белдерүче волонтерлар да күп монда. Асылъяр Вәлиева - шундыйларның берсе. "Халкымның мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре бик якын. Бу чара - татар халкының яшәвен, бар икәнен дәлилләүче вакыйга", - дип белдерде ул "Intertat.ru" газетасына.

15 төрле мәйданчык эшли

"Печән базары"н оештыручыларның берсе - Тәбрис Яруллин әйтүенчә, әлеге фестивальнең максатлары - Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга татар мәдәнияте белән бәйле урыннарны күрсәтү, монда катнашучы һөнәрчеләрнең иҗаты белән таныштыру. Слэм, буккросинг, квестларның барысы да татарчалаштырылган. Хәтта дөнья бестселлеры булган Гарри Поттер турындагы китапның тәрҗемә вариантын да һәркемгә бүләк ителә.

Ярминкәдә Мәскәү, Казан, Уфа, Иҗау, Пермь һәм Балидан татар милли компонентлы продукцияләрне күреп була. Сәнгати эшләнмәләр, кул эшләре, шәмаилләр, заманалаштырылган татар киеме, заманча әдәбият, сирәк очрый торган китаплар һәм бик күп башка әйберләр - боларның барысын да ярминкәдә сатып алырга мөмкин.

Элина Гордеева тумышы белән Татарстаннан булса да, хәзерге вакытта Индонезиядә яши икән. Шунда зәркән эше, батик техникасын өйрәнеп, махсус бренд тудырган. Хәзер исә чит ил кешеләре арасында татар мәдәниятен популярлаштыра.

Шунысы куанычлы: чарага халык күп килгән иде.

- "Печән базары" безнең татар халкы бәйрәмнәренә үзгә бер чара булып тора. Казан шәһәренә, мөселман халкына бренд, дисәк тә, ялгыш булмас. Бөтен гаиләбез белән килдек. Хәтта туганым Миңленур Зиннәтова да "Печән базары"н күрер өчен Түбән Камадан махсус килде. Үзебезгә татар китапларын сатып алдык, - диделәр казанлылар Гүзәлия һәм Мөнәвир Галимуллиннар.

«Исән!fest» музыка фестивале

2014 елда "Печән базары"на "Уку паркы" кушылса, быел "Печән базары" белән параллель рәвештә «Исән!fest» җанлы татар музыкасы фестивале уза. Анда альтернатив музыка - рок, хип-хоп, акустика, джаз, этника стилендәге төркемнәр чыгыш ясый.

Фестиваль программасында - хип-хоп ветераннары "Ittifaq", оперы йолдызы Артур Исламов әйдәп баручы "Alqanat" металлистлар төркеме, панк-рок каһарманнары «Ачы Таң», коллаборациялар остасы Рәдиф Кашапов, Казаннын инди- һәм гараж рок вәкиле Оскар, Валерий Коротков һәм Радик Салимовның "ALMA" этно-проекты.

Моннан тыш, фестивальда башта төбәкләрдән дә үз туган телләрендә җырлаучы артистлар була. Алар арасында Уфадан башкорт халык коралларын гитаралар, барабаннар тавышы белән кушучы «Аргамак» һәм удмурт халык көйләрен яңартучы Silent Woo Goore төркемнәре бар.

Башкортстанның "Аргамак" төркеме солисты Ринат Рамазанов исә үз төркемен, дөньяви күренешне заман яшьләренә җиткерер өчен, альтернатив музыкасы юнәлешләрен куллана, дип белдерде. "Ләкин бу - "гарнир" гына. Төп максат - халкыбызның милли үзенчәлеген саклап калу. Без башта яшьләрне альтернатив музыка белән "кыздырып җибәрәбез". Аннары традицион татарның милли көйләре белән чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә без бу фестивальгә куанып килдек, чөнки татар халкы - безнең күрше кардәшләребез", - ди солист.

Ә Татарстанның "Alqanat" төркеме бу фестивальнең хедлайнеры булып тора. Алар иң соңгылары булып чыгыш ясый. 2005 елда оешкан әлеге төркем авыр рокка татар халкы көйләрен кушып чыгыш ясый. Егет-кызларны татар эстрадасына "кертмәсәләр" дә, алар республикабыздан читтә дә бик яхшы таныш. "Alqanat" төркеменең сыйфатлы музыка тыңлыйсы килү теләге аларны шушы башлангычка этәргән. Әле күптән түгел генә Салават Фәтхетдинов белән бергә җыр яздырганнар.

"Alqanat" солисты Илназ Гәрәев фикеренчә, әлегә татарча рок яралгыч стадиядә генә. "Татарстанда бу төркем белән ярышырлык башка музыкаль төркемнәр юк икән. Бу, әлбәттә, бик кызганыч. Татарстанда бик күп көчле төркемнәр булуын теләр идек", - ди Илназ. «Исән!fest»ның әле беренче тапкыр уздырылуына карамастан, егетләр монда катнашырга бик теләп ризалашкан. Оештыручыларга да шушы тенденцияне аңлаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерә алар.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге музыка фестивален оештыруда "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары да көч куйган. Монда шулай ук "Гаиләдән - гаиләгә" марафоны кысаларында гаилә иминлеген саклаучы бөтиләр күргәзмә-ярминкәсе дә узды. Шулай ук, активистлар кичә башланган "Республика тасмасы" акциясен дә дәвам итте.

P.S. "Печән базары" фестивален сез дә күрә аласыз: ул 31 июль 20.00гә кадәр дәвам итә. «Исән!fest» җанлы татар музыкасы фестивале 22.00гә кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X