Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пай взносларын түләп бетердеңме?

ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итүенчә, 2021нче елның 1 июленнән РФ Салым кодексының 85 маддә 9.5 пункты үз көченә керде.

Аның нигезендә кулланучылар кооперативлары туплауга хокуклары булган үз әгъзаларының һәм башка затларның күчемсез милек өчен пай взносларын тулысынча түләп бетерүе турында салым органнарына хәбәр итәргә бурычлы. Мәгълүмат үзең булу урыны буенча салым органына тиешле пай взносын тулысынча керткән көннән соң 10 көн дәвамында бирелә, ди инспекция җитәкчесе урынбасары Нәзирә Гыйлаҗиева.
РФ Гражданлык кодексы нигезендә фатир, дача, гараж, кооператив тарафыннан бирелгән башка бина өчен пай взносын тулысынча керткән торак, торак-төзелеш, дача, гараж яисә башка кулланучылар кооперативы әгъзасы, пай тупларга хокуклы башка затлар әлеге милеккә милек хокукы алалар. Әлеге объектка хокук дәүләт теркәвеннән соң түгел, ә пай взносын тулысынча кертү вакытыннан ук барлыкка килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X