Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патентны ничек иминият суммасына киметергә?

Салым салуның патент системасындагы эшмәкәрләр патент гамәлдә булган чорда исәпләнгән һәм түләнгән мәҗбүри иминият түләүләре һәм пособиеләр суммасына патентның бәясен тулысынча яисә өлешчә киметә ала.

 Ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган эшмәкәрләр салымнарын нульгә кадәр киметергә мөмкин. Ялланып эшләүчеләре булган шәхси эшмәкәрләр патентның бәясен иң күбе 50 про­центка кадәр киметә ала, ди ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекци­ясе хезмәткәрләре.

– Ялланып эшләүчеләре булган эшмәкәр өчен патент буенча вычет күләмен исәплик. Вычет суммасы хезмәткәрләрнең мәҗбүри пенсия, со­циаль, медицина иминиятләштерүенә иминият взносларыннан; хезмәткәр авырганда хезмәткә яраксызлыкның беренче өч көн өчен эшмәкәр та­рафыннан түләнгән сумма; хезмәткәрләрне ире­кле шәхси иминиятләү буенча түләүләр; эшмәкәр өчен билгеләнгән күләмдә иминият түләүләре – 32448 сум ОПС һәм 8426 сум ОМС (2021 елның исәп чоры өчен); 300 мең сумнан арткан керем суммасыннан эшмәкәрнең Россия Пенсия фонды­на бер процентлы иминият түләүләреннән тора.

Мәсәлән, эшмәкәрнең 2021 ел дәвамында ике патенты бар: беренче патент – 1 гыйнвардан 31 мартка кадәр, икенчесе – 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр. Беренче хезмәткәрен эшмәкәр августта ял­лаган. Барлык патентлар буенча да салым сумма­сын киметүне сорап ул октябрьдә мөрәҗәгать итә. Салым органына тапшырган белдерү кәгазендә һәр патент буенча салым түләүченең билгесен күрсәтү каралган – физик затларга түләүләр һәм башка бүләкләүләр башкарамы. 50 про­цент чикләү бары тик икенче патент өчен генә гамәлдә, чөнки әлеге патент гамәлдә булган чорда ШЭ ялланган хезмәткәрләр хезмәтеннән файда­ланган. Беренче патент чорында хезмәткәрләр юк иде, шуңа күрә бу патентны чикләүсез киметергә була, – ди салым органы хезмәткәрләре.

Моннан тыш, югарыда язылганнардан чыгып, патентны киметү ягына узган елгы түләүләрне дә исәпләргә була (әгәр аларны агымдагы елда түләгән булсалар).

Патент буенча вычет алу өчен учетка куел­ган урын буенча салым органына белдерү кәгазе җибәрергә кирәк. Белдерү кәгазендә патент си­стемасын куллануга бәйле түләнелүче салым суммасын түләүләр һәм пособиеләр суммасына киметү турында күрсәтелә, дип хәбәр итәләр са­лым органы хезмәткәрләре.

Мөнирә Арсланова.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев