Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паспортың тәртиптәме?

Россия Федерациясе законнары нигезендә кеше тәүге паспортын 14 яшь тулгач ала. 20 яшь тулганнан соң паспорт алыштырыла. Кияүгә чыгу, мәгълүматлар үзгәрү очракларында ул яңартыла. 45 яшь тулгач, гражданга шәхесне раслаучы төп документ өченче тапкыр бирелә.

Районда паспорт алыштыру вакыты җиткәнен онытып җибәрү очраклары бар. Ә бу документның гамәлдән чыгарылуы дип таныла. Законнар буенча, паспорты югалып, бу хакта полициягә хәбәр итмәүчеләргә һәм аны яңарту хакында уйламаучыларга да административ җәза каралган.

- Югалган паспортны табучының шул документ белән законсыз гамәлләр кылу куркынычы булуын да онытмагыз. Ел башыннан 12 мөслимле хокук сакчыларына үзенең паспорты югалуын хәбәр итте. 40 кеше паспортны вакытында алыштыру таләбен үтәмәде.Тиешле яше тулганнан соң, паспортын 1 ай эчендә алыштырмаган гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр административ штраф билгеләнә, - ди район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Роза Маракина.

Миграция хезмәте җитәкчесе Роза Маракина райондашларны электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакыра һәм аның өстенлекләрен билгеләп үтә. Беренчедән, бу хезмәтләр - түләүсез. Икенчедән, гаризаны бәйрәм яки ял көне булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди компьютердан, планшеттан, кәрәзле телефоннан бирергә була. Бары тик интернет челтәре генә эшләсен. Өченчедән, өйдән чыгасы, чиратларда торасы, кабат-кабат миграция пунктына килеп йөрисе юк.

Тору урыны буенча бирелгән электрон гаризалар өч көн эчендә карала. Аннары граждан тиешле документлары белән миграция пунктына чакырыла. Паспортны алыштыру турындагы гариза 10 көн эчендә карала. Әзер документлар бер сәгать эчендә гражданның кулына тапшырыла.

Электрон хезмәтләрдән бар кеше дә файдалана ала. Моның өчен РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлү үтәргә кирәк. Әлбәттә, барлык райондашларның интернетка чыгу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Андыйларны миграция пунктында махсус хезмәткәр терки.

Лилия Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев