Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парлы ялгыз түгелме сез?

Әйләнә-тирәбездә ялгызлар, буйдаклар аз түгел. Элеккеге заманнарда егет белән кызны нигездә димче карчыклар кавыштырса, хәзер моның өчен “никах агентлыклары” да эшли. “Үз тиңемне көтәм” кебек игъланнар аша да табышалар-ярәшәләр. Ләкин ялгызлар саны кимеми. Үз тиңеңне ничек табарга?

Рамилә, 32 яшь: 
– Димләп таныштыручы, сиңа тиң пар табып бирүче оешмаларга ышанып бетмим. Кемнәрдер табып биргән кешене мәҗбүри яратып булмыйдыр ул. Акча түләп корган гаилә ныклы булыр, дип берәү дә гарантия бирә алмый. Мин әле тормышымда үз кешемне очратмадым. “Исем өчен генә” теләсә кем белән яшәп, парлы исемен күтәреп йөрисем килми. Тиң ярымны көтәм... 

Мөсфирә, 57 яшь: 
– Мин парлы ялгыз итеп хис итәм үземне. Ирем бар, үзенчә яратадыр, хөрмәт тә итәдер. Ләкин безнең арада киноларда күрсәткән дәртле сөюнең булганы юк. Гаиләдә балалар үскәч, ир белән хатынны берләштереп торган уртак мәшәкатьләр кимегәч, “Бу кешене сайлап дөрес эшләдем микән?” дигән уйлар да килә башыма. Кич берең телевизор каршында ятканда яисә хуҗалыктагы эшләр белән мәш килгәндә, икенчең өй эшләрен караганда, мәхәббәт турында уйланырга вакыт та, теләк тә калмый. 

Фирая, 47 яшь: 
– Мәхәббәт дигән нәрсә яшь чакта гына башны әйләндерәдер ул. Бу яшьтә кешене алдагы көнгә ышаныч яшәтә. Хезмәт хакым канәгатьләнерлек, машинаны үзем йөртәм, өч тиенлек хезмәт хакы һәм, гафу итегез, ирнең исле носкиларын юар өчен генә кияүгә чыгып торасым килми. Ирне бит аны яшь бала кебек көйләргә, карарга кирәк. Ә монда мин үземә үзем хуҗа – теләгән җиремә барам, теләгән вакытта кайтам. “Кайда йөрдең, ник вакытында кайтмадың?” дип, бәйләнүче юк. Мин ялгыз тормышны хуплыйм гына. Ләкин мин япа-ялгыз түгел, яраткан кызым, ике оныгым бар. 

Ләйсән, 25 яшь: 
– Никах агентлыклары безнең җирлектә юк. Бер-берең белән танышу өчен ярап торыр иде ул! Әле ярый Мөслимдә төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә шундый массакүләм чаралар яшьләргә танышырга мөмкинлек бирә. Мин егетем белән ике ел элек уздырылган “Чаңгы юлы”нда таныштым. 

Флүрә, 72 яшь: 
– Димче карчыклар ярдәмендә корылган гаиләләр ныклы булган. Элек яшьләрнең җиде буынын тикшереп өйләндергәннәр. Хәзер өч көн очрашып йөриләр дә, зурлап туйлар үткәреп, язылышып та куялар. Юньләп бер-берсен белеп бетермәгән мондый гаиләләр ничек оешса, шулай ук тиз таркала да. Шулай булгач, димләп таныштырулар бик кирәктер ул. 
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев