Реклама
Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.
"Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак", — диде республика парламенты Секретаре Лилия Маврина.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз