Реклама
25 февраль көнне Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән "Парламент дәресләре - 2014" конкурсы кысаларында рәсемнәргә, видеоролик, иншалар һәм эссе бәйгеләренә нәтиҗә ясалды.
Безнең районнан Яңа Усы урта мәктәбенең 3 класс укучысы Давид Игошев (җитәкчесе Ренат Хаҗиев) 1-4 класс укучылары арасында оештырылган "Минем йортым - минем республикам" рәсем конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү Дәүләт Советы бинасында оештырылып, диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз