Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парклар һәм скверлар көне

Республикада, шул исәптән районыбызда да Парклар һәм скверлар көнен үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Гадәттә, бу көнне парк-скверларда төрле чаралар - спорт ярышлары, интеллектуаль бәйгеләр оештырыла, күргәзмәләр эшли. Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Мөслимдә яңа төзелгән "Курай" паркында шактый бай бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Паркка килүчеләрне балалар сәнгать мәктәбенең тынлы...

Республикада, шул исәптән районыбызда да Парклар һәм скверлар көнен үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Гадәттә, бу көнне парк-скверларда төрле чаралар - спорт ярышлары, интеллектуаль бәйгеләр оештырыла, күргәзмәләр эшли.

Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Мөслимдә яңа төзелгән "Курай" паркында шактый бай бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Паркка килүчеләрне балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры сәламләде, укучылар һәм укытучылар җыр-биюләре белән күңелне күтәрде. Район үзәк китапханәсе Мөслимнән чыккан язучы-шагыйрьләрнең китапларыннан "Безнең бәхет бары Мөслимдәдер..." исемле күргәзмә әзерләгән иде. Туган якны өйрәнү музее сынчы Илисәй Имамовның күргәзмәсен тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәләр өлкәннәрдә генә түгел, балаларда да зур кызыксыну уятты. Балалар өчен рәсем бәйгесе дә оештырылды. Шул ук вакытта сәнгать мәктәбенең рәсем укытучылары портрет-пейзаж ясау буенча мастер-класслар да күрсәтте.

Паркка ял итәргә килгән өлкәннәр концерт караса, нәниләр, мөмкинлектән файдаланып, йөгереп-сикереп күңел ачты. Үсмерләр футбол мәйданчыгында тирләп-пешеп туп типте.

Пушкин скверында бәйрәмне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештырды. Бирегә килүчеләр район үзешчәннәренең концерт программасын карап рәхәтләнде. "Мизгел" яшьләр үзәге балалар өчен уеннар, ярышлар оештырды. Акыл көчен сынап карарга теләүчеләр шахмат-шашка бәйгеләрендә көч сынашты, китап күргәзмәсе эшләде. Шул рәвешле һәркем яңгырлы көзнең коры көннәреннән файдаланып калырга тырышты, саф һавада ял итеп, көч җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама