Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озынборыннардан сакланабыз: сары кием, ванилин һәм "звездочка" бальзамы

Яңгырлар туктаганга сөенергә өлгермәдек, озынборын һәм черки бирә кирәкне! Кичен урамга чыгам димә, җиләккә исә баштан-аяк төренеп, спрей сиптереп баруның да файдасы юк. Бер тешли башласа, тегүче кебек "тегә". Язма "Интертат.ру" сайтыннан алынды.

Дөрес, төне буе су буенда утыручылар бар, алар янына черки дә, озынборын да якын килми. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, бөҗәкләрнең яраткан кешеләре була икән.

Кан төркеме мөһим роль уйный

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны, башкаларга караганда, озынборыннар ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.

Тирләү

Тир белән бергә бүленүче сөт һәм бәвел кислотасы, аммиак һәм башка матдәләр дә озынборын игътибарын җәлеп итә.

Тән температурасы

Ул югарырак булган саен, озынборыннар да күбрәк ярата.

Физик күнегүләр

Спорт белән даими шөгыльләнгән (бу вакытта тән температурасы күтәрелә һәм сөт кислотасы җыела) кешеләрнең канын да озынборын тәмләп эчә.

Сыра эчсәң - бетте

Ярты литр сыра эчкән кеше дә озынборыннан качып котыла алмый.

Йөкле хатыннар

Бәби көтүче гүзәл затлар шулай ук озынборын һөҗүменә ике тапкырга ешрак эләгә. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: алар углекислый газны ешрак чыгара һәм аларның тән температурасы югарырак була.

Кара һәм кызыл төсле киемнәр кимәгез

Озынборыннар корбаннарын ис һәм төс ягыннан сайлый. Шуңа күрә урамга чыкканда кара, куе зәңгәр, кызыл төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Ә менә сары төсне алар яратмый, ди.

Черки помидор сабагы һәм тәмәке исен яратмый

Озынборыннан саклануның махсус рецепты юк. Әмма аның ачуын чыгара торган нәрсәләр дә бар. Әйтик, ул базилик, эвкалипт, канәфер һәм әнис исен яратмый. Бу үсемлекләрнең согын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, озынборын турында онытсагыз да була.

Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яки шомырт яфраклары куярга мөмкин.

Тәмәке исен дә яратмый озынборын. Кеше тәмәке тартканда ул аның янына килми, әмма тәмәкесен ташлау белән сырып ала. Ә менә валериан исе аны якын китерми.

Өйгә озынборын кермәсен дисәгез, тәрәз каршына помидор яки аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Аның яфрагын шулай ук өйгә алып керергә дә мөмкин.

Бакчада эшләгәндә озынборыннар һөҗүменә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.

Ризат Рамазанов: "Дегет сабыны - иң яхшысы"

-Яңа фатирга күчү шатлыгыннан, тәрәзәләргә москит челтәрләр куярга онытканбыз. Озынборын кереп тула башлагач, кичә барып алып кайттым. Бишенче катка, тышкы ягыннан борып куеп, көне буе мәш килдем. Кызыбыз Айгизә черки-озынборын тешләүне авыр кичерә, аның аллергия китә.

Озынборыннан саклануның бер ысулын беләм. Себердә шулай эшлиләр. Дегет сабынын (дегтярное мыло) тәннең ачык урыннарына сөртсәң, яныңа бер чебен дә, озынборын да якын килми. Бердәнбер минусы - исе сасы.

Илдар Кыямов: "Звездочка" бальзамының файдасын күрәм"

-Нинди генә спрей-крем сөртсәң дә, усал озынборын барыбер тешли дип уйлыйм мин. Шуңа күрә аның азуына юл куймаска кирәк. Үзем бу җәһәттән "Звездочка" бальзамын кулай күрәм. Юлга чыкканда да үземнән калдырмыйм, балалар авылга яки табигатькә сәяхәткә китсә дә, шул бальзамны алырга кушам. Озынборын тешләвен сизәсең икән, шундук тидереп куйсаң, кычытуы басыла, бер эзе дә калмый.

Зөлфәт Зиннуров: "Табигатьтә учак коткара"

-Табигатькә ял итәргә чыксак, учак тергезеп җибәрәбез. Аның исе чыннан да чебен-черкине, озынборынны куркыта. Ә менә учакка шомырт ботаклары да салсаң, тәэсир көче арта. Кедр белән артышның эфир маен бер генә тамчы тамызсаң да, чебен-черки бу территориягә килми диләр. Әмма табигатькә җыенганда эфир мае искә керә димени әле ул? Барып җиткәч, "эх" диясең инде. Әйтәм бит, мондый вакытта шомырт ботаклары да ярап куя. Озынборын тешләп китсә, юеш сода тидерергә кушалар, анысын да беләм.

1,8 айлык Тимерханның әнисе Алинә Сабирова: "Детский крем"га ванилин кушам"
- Элек табигатькә чыкканда яки бакчада эшләгәндә озынборын тимәсен өчен төрле спрейлар сиптерсәк, хәзер җайлы һәм файдалы ысулын таптым. Моны миңа үзебезнең участок табибы әйтте. Ванилин исен яратмый икән озынборын. Бер пакет тәмләткечне 1 л суга салып, пульверизатор аша сиптерергә була. Ә мин исә аны тагын да җайлаштырдым. "Детский крем" га ванилин кушам да, шуны урамга чыкканда, улымның да, үземнең дә, әтиебезнең дә ачык тәненә сөртәм. Җиңү паркына элек якын да килә алмый идек, хәзер рәхәтләнеп йөрибез, озынборыннар тими.

"Репеллентлар вакытлыча гына тәэсир итә"

Гөлназ Кәримова, Казан шәһәре 12нче санлы хастаханәнең терапия бүлеге шәфкать туташы:

-Озынборыннарга каршы репеллент-спрейларны тәннең ачык өлешләренә сиптерергә ярамый. Иң яхшысы - аны киемгә яки чәчкә сибәргә кирәк. Әгәр кызынырга уйлыйсыз икән, бу вариант отышлы түгел. Бу очракта репеллент-крем яки лосьоннарга тукталырга була. Шулай да аны тәнгә ышкырга тырышмагыз, бары тик җиңелчә генә сөртергә кирәк. Репеллентлар ике-өч сәгать кенә тәэсир итә, тиешле вакыт узгач, аны кабат сиптерергә кирәк.

Әгәр дә инде озынборын тешләсә, бик кычытса да ул урынны кашымаска тырышыгыз. Кул астында "Ла-Кри", "Фенистил" кебек кремнар булса әйбәт. Тиз арада сөртеп куегыз. Озынборын тешләгән урын кызара, күпереп торырга мөмкин. Әгәр бу реакция озак тормаса, ул нормаль санала. Гадәттә, берничә сәгатьтән ул бетә, ә кычыну өч көнгә кадәр саклана. Ә менә тешләнгән урынның кызаруы кимемәсә яки "крапивница"га охшаш аллергия китсә, антигистамин препаратлар (супрастин) эчеп куегыз.

Аллерген тәэсир итүне кайбер кеше авыр кичерә, хәтта анафилактик шок булырга мөмкин. Аның билгеләре: сулыш алу кыенлашу, баш әйләнү, борын тыгылу, кайбер очракта эч авырту. Бу вакытта табиб чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X